Күршеләр бәхәсен суд хәл иткән
Баулылыга янгын нәтиҗәсендә күршесенә килгән зыянны түләргә туры киләчәк.
Ут милеккә җитди зыян китерә торган иң җимергеч күренеш булып тора. Күршенең янгын нәтиҗәсендә килгән зыян өчен акча түләтергә омтылуы табигый.
Шәһәр суды консультанты газета редакциясенә хәбәр иткәнчә, Баулыда яшәүче бер кешенең мунчасы янган. Янгын нәтиҗәсендә күршесенең сарае (андагы төзелеш материаллары һәм кош-корт белән) да янган. Мунча хуҗасы күршесенә килгән зыянны үзе теләп түләүдән баш тарткан.
Зыян күрүче, бәхәсне хәл итү өчен, судка мөрәҗәгать иткән.
Суд утырышында утның янгын куркынычсызлыгы таләпләре кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыкканлыгы ачыклангач, суд зыянны түләтү турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү турында нәтиҗәгә килгән.
Баулы шәһәр суды дәгъвачылар файдасына 200 мең сумнан артык акча түләтү турында карар чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев