Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кофе эчәргә яратучылар өчен

Кофе ул иртән куәт кертеп җибәрә торган хуш исле эчемлек кенә түгел.

Кофе яратучыларда депрессия сирәгрәк күзәтелә икән 
Иртән торгач бик күпләр беренче эш итеп кофега үрелә. Әлеге гадәтнең фәнни нигезләмәсен дә ачыклаган галимнәр. Баксаң, кофеин йокыдан уянырга комачаулап, гел йокыны китереп торучы аденозин рецепторларын сүндерә икән. Кофе дофамин белән серотонинның активлыгын арттыра. Нәкъ менә шушы ике гормон безгә көч, дәрт, шатлык өсти дә инде. 
Галимнәр шунысын да ачыклаган: көненә 2-3 чынаяк кофе эчүчеләрдә хәвефлелек һәм депрессив халәт кофены бер дә эчмәүчеләргә караганда шактый ким икән. Кофеның бу тәэсире аны сөт белән эчкәндә дә саклана. Иң мөһиме: чама белән генә эчү. Югыйсә, кофеның кире тәэсире дә бар, күпкә китсә, ул нервларга ярсыткыч буларак тәэсир итә башлый. 

Кофе яратучылар озаграк яши
Моны дистәдән артык тикшеренү раслый. Көненә 2-3 чынаяк кофе эчү кинәт кенә үлеп китү ихтималын киметә. Ул организмдагы ялкынсынуны киметә, матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк эшчәнлеген җайга сала. Димәк, иртән кофе эчүчеләр үзләренә гомер өсти булып чыга.

Кофе баш миен картаюдан саклый
Ул баш миенең картаю белән бәйле процессларын тоткарларга һәм кисәтергә булыша. Кофе Паркинсон һәм Альцгеймер, деменсия кебек җитди чирләр белән авыру ихтималын кисәтә, нейроннарны саклый, дофамин рецепторларының эшен яхшырта. 
Клиник тикшеренүләр вакытында Паркинсон авыруы белән интегүчеләргә иртән һәр көнне кофе биргәннәр. Аларның хәле бераз яхшырып киткән, хәрәкәтләре әйбәтләнгән. 

Кофе эчәклектәге микробиомга ярдәм итә
Әлеге микробиомны икенче баш мие дип тә йөртәләр. Андагы микроблар хәтта акыл эшчәнлегенә дә тәэсир итә ала. Кофе –  эчәклектә яшәүче файдалы бактерияләрнең дусты. 
22 меңнән артык кеше катнашында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре кофе яратучыларның эчәклегендә сәламәтлек өчен кирәкле һәм файдалы бактерияләрнең күбрәк булуын күрсәткән. 
Кофе составында полифеноллар һәм хлороген кислотасы бар. Нәкъ менә шулар бактерияләр өчен тылсымлы дару ролен башкара да. 

Кофе хәтта бетонны да ныграк итә
Без кофе түбен гадәттә ташлыйбыз. Күз алдына китерәсезме, һәр көнне бөтен дөньяда ничә тонна кофе түбе ташлана. Австралиядә аңа яңа кулланыш уйлап тапканнар – аннан биокүмер ясап, бетонга куша башлаганнар. Шуны кушкач, бетонның ныклыгы 30 процентка арта икән. 

Кофе организмның биологик сәгатьләрен бутый. Кичен ятар алдыннан кофе эчмәскә кушуның җитди сәбәбе бу. Кофе организмның циркадлы сәгатьләрен 30-40 минутка күчереп куя. Нәтиҗәдә мелатонин ясалышы тоткарлана, йокыга китү кыенлаша. Моны истә тотыгыз берүк. 

Кофеның организмга ничек тәэсир итүе геннарга бәйле
Кофеинның никадәр тизрәк үзләштерелүе өчен  CYP1A2 гены җаваплы булуын ачыклаган галимнәр. Әгәр кофеин артык тиз үзләштерелсә, кофеның тәэсире бик сизелми. Акрын үзләштерелгәндә, организм кофеның дәрт, куәт бирүен ныграк тоя. Моннан тыш, кофеның нинди тәмдә булып тоелуы да геннарга бәйле. Кофе тәмен бөтенләй дә яратмаучы кешеләр бар. 

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев