Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Көнбагыш мае һәм шикәргә бәя тагын арттачакмы?

Бу сорауга Петербургтагы халыкара икътисади форумда вице-премьер Виктория Абрамченко җавап бирде.

Вице-премьер Виктория Абрамченко сүзләренчә, шикәр комы һәм көнбагыш маена бәяләрне “катырып” тору хакында Хөкүмәттә сүз алып барылмый.

“Килешүләрне озайту турында сүз юк”, – ди вице-премьер. Көнбагыш маена элеккеге бәяләр көзгә кадәр, ягъни яңа уңыш җыеп алганчы сакланачак.

Билгеле булганча, аерым бер товарларга бәяләрнең үсешен булдырмас өчен, Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольгә алган иде. Сәүдә челтәрләре 1 июньгә кадәр шикәр бәясен 46 сумнан арттырмаска, ә көнбагыш мае күп дигәндә 110 сум торырга тиеш дип карар кылынды. Көнбагыш маена карата бәя чикләүләр 1 октябрьгә кадәр гамәлдә.


Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/knbagysh-mae-m-shikrg-byane-tagyn-katyryrlarmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев