Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби комиссариат Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең фотоларын җыя

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның “Дорога памяти” электрон китабын булдыру һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек уңаеннан, Татарстанның Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты район халкыннан Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән туганнары һәм якыннарының фотоларын җибәрүләрен үтенә.

Кешеләр юллаган мәгълүмат Мәскәүгә җибәреләчәк, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә гыйбадәтханә төзелә. Сугышчыларның исем-фамилияләре аның стенасында мәңгеләштерелә.

Сканер аша чыгарылган фотоларны Alatyreva@mail.ru электрон почтага җибәрергә мөмкин. Фотоның вертикаль булуы шарт.

 Фото белән бергә сугышчы турында мәгълүмат та язарга кирәк. Аның исемен, фамилиясен, атасының исемен, туган елын, хәрби званиесен, бүләкләрен (булган очракта) күрсәтү зарур. Белешмәләр өчен телефон: 5-25-14 (хәрби комиссарның өлкән ярдәмчесе Ольга Васильевна Алатырева).

Чыганак: “Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев