Казанда билгеле адвокат Рамил Вәлиев вафат
51 яшьлек адвокат коронавирус белән авырган.
Казанда билгеле адвокат Рамил Вәлиев 51 яшендә вафат булган.
Адвокат үлеменең рәсми сәбәбе хәбәр ителми. Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, адвокат коронавирус инфекциясе белән авырган.
Берникадәр вакыт дәвамында Вәлиев өйдә дәваланган, ул гадәти ОРВИ белән авырыйм дип уйлаган. Температурасы бик югары күтәрелгәч кенә хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев