Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Исергәпләр мәшһүр җырчыны искә алды

Исергәп авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә бик күп төрле чаралар оештырып тора. Аның чираттагысы Татарстанның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тууына 90 ел булуга багышланды. “Татар сәхнәсенең легендасы”дип исемләнгән әдәби кичә иҗат һәм сәнгать яратучыларны җыйды.

Чара җырчының тормыш юлы белән кыскача таныштырудан башланды. Аны шәхсән белүчеләр, аның җырлары белән илһамланып яшәүчеләр Исергәп авылында да байтак булып чыкты. Чара барышында Илһам Шакировның җырларын тыңладылар, кушылып җырладылар. Китапханәче Миләүшә Йосыпова җырчы турында язылган газета- журналлар, китапларына күзәтү ясады. Чарага килүчеләр җырчының тормышы, иҗатына кагылышлы сораулардан торган викторинада да катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев