Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Исергәпләр булдыра

Исергәп авылында, “Бердәмлектә – көч” дигән әйтемне девиз итеп алып, төзекләндерү өмәсенә чыкканнар.

Исергәп авылы соңгы ике көндә яңа сулыш алгандай булды. Иртән иртүк авыл өстенә печән чапкыч тавышлары таралды, авыл халкының шат авазлары ишетелде.

Түбән очта узган өмә исә чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Балалар мәйданчыгы тирәсе чүп үләннәреннән арындырылып, яңабаштан яшәреп киткәндәй булды.

Өмәгә Әсәдуллиннар, Хөснетдиновлар, Шәфигуллиннар, Фазлыевлар, Шәйдуллиннар гаиләләре, Ләйсән Ибәтова, Самат Булатов зур теләк белән кушылдылар. Авылда бердәмлек рухы хөкем сөрде. Һәркем үзенең көченнән килгәнчә булышырга тырышты. Кемдер чалгы белән чүп үләннәрен чапты, кемдер чүп җыйды.

Бу эшләрне башкарганда авылдашлар, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп эшләделәр. Бу мизгелләр авыл тормышының иң күркәм мизгелләре булып истә калды. Ә инде эш тәмам булгач, тиз генә табын әзерләп, чәй эчеп алдылар.

Исергәп авылы яшәсен, гөрләп торсын өчен, алга таба да бердәм булып яшәргә, эшләргә язсын.

 

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев