Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Исергәп балаларының кышкы каникуллары файдалы оештырылган

Исергәп авылы мәчетендә балаларның кышкы каникуллары күңелле дә, файдалы да үтә.

Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәламәтлек сәгатьләрен мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар һәм мәчеткә йөрүче аксакаллар һәм абыстайлар кызыклы итә.

Сәламәтлек сәгатьләренең дин йортында үтүе юкка түгел. Иртәнге сәгатьләрдә аларны авыл имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров каршы алды. Ислам дине кагыйдәләре, асылы, пәйгамбәрләр тарихы хакында сөйләде.

Аннары кызыклы ял сәгате уеннар форматында оештырылды. Мәсәлән, бүген Исергәп авылы тарихы, борынгы һөнәрләр турында сөйләшү булды. 

Мәчеткә килгән балалар җирле кафеда бушлай кайнар аш белән тукландылар һәм күчтәнәчләр алып өйләренә таралыштылар.

Авыл имамы сүзләренчә, мәчеттәге ял сәгатьләре өч көн дәвамында оештырылган, анда көн саен 10-12 бала катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев