Яңа елны әдәби марафон белән башлыйк
2025 елның 1 гыйнварыннан XXX дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана. Анда татарча әдәби әсәрләр укырга яратучылар, социаль челтәрләрне татарча язмалар белән баетырга теләүчеләр катнаша.
“Әдәби марафон” – татар телен, мәгарифен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән дөньякүләм әдәби проект. Ул, Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап, квартал саен үткәрелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан XXX Әдәби марафон башлана. Анда катнашу өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon;
2. Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024;
3. Смартфоныгызга/компьютерга, моңарчы урнаштырылмаган булса, татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция - http://tat-i.net/tt/node/12;
4. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган исемлектән үзегезгә әдәби әйдаман сайлагыз (сүз уңаеннан, баулылар Рима Яруллинаны яки Флүзә Исмәгыйлеваны сайлый ала).
5. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган игълан астында комментарийларда, катнашуыгызны белдереп, 1 гыйнвар 23:30 сәгатькә кадәр, «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын (Рима Яруллинаныкы – 9, Флүзә Исмәгыйлеваныкы – 63), исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Мисал: + 9 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Баулы районы;
6. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнварда) татарча әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне “ВКонтакте” яки “Миллион татар” социаль челтәрләрендәге үз сәхифәгездә, башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп, урнаштырып барыгыз. Махсус хэштеглар кую мәҗбүри: #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар – #ТатарстанКитапНәшрияты, #БелемРадиосы), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары;
7. Әдәби марафонның Teлеграмдагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз https://t.me/adabimarathon
Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен уңайлы платформада приват-чат булдыра һәм анда үз командасындагы әдәби марафончылар белән фикер алыша, аралаша, марафончыларның сорауларына җавап бирә. Гариза тапшыруга, әдәби әйдаман белән элемтәгә керергә һәм үзегезнең аның командасында булуыгызны әйтергә кирәк.
Фото: "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев