Иң яхшы җитәкче – Баулыда
"Баулынефть" идарәсенең "Иволга" санаторий-профилакториесе җитәкчесе Мәсгуть Сибгатуллин Мәскәүдә "Здравница-2012" Бөтенроссия форумы кысаларында узган конкурста җиңү яулады.
"Татнефть" ААҖнең социаль объектлары әлеге абруйлы конкурста ел саен катнашалар. Быел да Татарстанның көньяк-көнчыгышы санаторийлары коллективлары медальләргә һәм дипломнарга лаек булдылар. "Иволга" санаторий-профилакториесе "Иң яхшы санаторий җитәкчесе" номинациясендә билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев