Гимназия укучылары хәрбиләргә окоп шәмнәре тапшырды
Махсус хәрби операция башланганнан бирле районның мәгариф учреждениеләре дә хәрбиләргә төрлечә булышып торалар. Посылкалар туплыйлар, хатлар язалар һәм окоп шәмнәре ясыйлар. Бу юлы гимназия укучылары 60 тан артык окоп шәмнәре ясап озаттылар.
Дүртенче санлы гимназия укучылары һәр эшкә өлгер. Хәрбиләргә гуманитар ярдәм оештыруда да алар алдынгылар рәтендә.
–Бу юлы алтынчы һәм сигезенче класс яшь армиячеләре укытучылар белән окоп шәмнәре койдылар, – дип сөйләде педагог оештыручы Гөлфизә Нуриева. – Барлыгы алтмыштан артык шәм ясадык. Гимназия укучылары ярдәме белән калай банкалар җыелды, укытучылар ярдәме белән парафин сатып алдык. Укучылар шәм ясау осталыгына күптән өйрәнделәр инде, алар өчен бу эш авыр түгел.

–Солдатларга бүгенге көндә җиңел түгел, шуңа күрә без дә кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышабыз. Шәмнәр ясадык, алар янына хатлар да язып салдык. Хатларны без һәр гуманитар ярдәм киткән саен язабыз, – дип сөйләде алтынчы класс укучысы яшь армиячеләр отряды командиры Евгений Павлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев