Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Галимнәр пробиркадагы ит экологик чиста һәм аллергия чыгармаячагын әйтте

Лабораториядә иткә билгеле бер тәм бирергә, гипооаллерген итәргә һәм экологик чисталыкны күзәтергә мөмкин.

Лаборатор шартларында ат ите һәм мәрсин балыгы булдыру белән шөгыльләнүче Казан галимнәре, чын ит экологик яктан һәм гипоаллергенлыкта культлаштырылган иткә оттыра, дип ышаналар. Проектның фәнни консультанты, КФУ профессоры Альберт Ризванов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән шундый фикер белән уртаклашты.

«Лабораториядә продуктның экологик сыйфаты тулысынча контрольдә тотыла. Без барлык матдәләрнең эчтәлеген төгәл күзәтә алабыз, ә ат авыл җирлегендә йөрсә, янәшәдә пестицидлар, гербицидлар кулланмый яки химик предприятие ягыннан җил исми дигән гарантия юк», — диде Ризванов.

Киләчәктә галимнәр аллергеннар аз булган һәм яхшыртылган тәмдә ит сортлары булдырырга ниятли: «Без ген-инженерлык ысулларын кулланачакбыз һәм азык-төлек аллергены булмаган тәм үзлекләренә ия булган итнең яңа сортларын алачакбыз».

Казан лабораториясендә ясалма итнең ничек үсүе һәм мондый тикшеренүләрне клонлаштыру дип санарга мөмкинме, икәнлеген «Атна вакыйгалары» порталында укыгыз.


Фото: http://pixabay.com

ЧЫганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-01-2020/galimn-r-probirkadagy-it-ekologik-chista-m-allergiya-chygarmayachagyn-ytte-5716525

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев