Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Евразия Хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен Казанга Никол Пашинян килде

Утырышта Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия Хөкүмәт башлыклары Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүдә актуаль бурычлар хакында фикер алышачак.

Бүген Казанга эш сәфәре белән Әрмәнстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Никол Пашинян килде. Казан аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Казанда Никол Пашинян Евразия Хөкүмәтара советы чараларында катнашачак. Утырышта Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия Хөкүмәт башлыклары Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияне тирәнәйтүдә актуаль бурычлар хакында фикер алышачак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга Кыргызстан Премьер-министры Улукбек Марипов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Ариповның рәсми визит белән килүе хакында хәбәр иткән иде.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/business/29-04-2021/evraziya-h-k-m-tara-sovety-utyryshynda-katnashu-chen-kazanga-nikol-pashinyan-kilde-5821594

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев