Эт хуҗалары игътибарына
2025 елның 1 гыйнварыннан башлап, Татарстанда этләрне чиплаштыру мәҗбүри.
Закон нигезендә, өч яшьтән зуррак булган этләрне чиплаштырырга кирәк.
Түбәндәге адрес буенча урнашкан дәүләт ветеринария клиникаларында эткә чип куеп кына калмыйча, аны шунда ук “Хорриот” дәүләт системасында теркәргә дә мөмкин:
– Баулы, Вахитов урамы, 10;
– Поповка, Фрунзе урамы,17А;
– Новозареченск, Вахитов урамы, 17А;
– Покров-Урыстамак, Совет урамы, 53А;
– Васькино-Туйралы, Центральная, 1Б.
Чиплаштыру процедурасы бәясе – 100 рублей. Чип үзе, сатып алу бәясенә бәйле рәвештә, төрлечә – 120-300 сум.
Эт турындагы мәгълүматны базага кертү өчен, аның хуҗасының паспорты, ИНН яки СНИЛСы кирәк була.
Фото: Айгөл Идиятуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев