Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Elvin Grey Әлмәттәге җитәкчегә багышланган җыр башкара

Озакламый җырны Әлмәтнең танылган шәхесе, зур җитәкче урында эшләүче кешенең юбилеенда башкарачаклар.

Җырчы Elvin Grey (Радик Юльякшин) Әлмәт җитәкчесенә багышланган җыр башкара. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы яза.

"Ирләр" дип аталучы җырның сүзләре шагыйрә, "Җомга" тапшыруы авторы һәм алып баручысы Нәфисә Сабирҗанованыкы. Музыка авторы - Айрат Хәмидуллин.

Җыр бик кыска вакыт эчендә иҗат ителгән. Elvin Grey аны тиз арада үз репертуарына да керткән. Озакламый җырны Әлмәтнең танылган шәхесе, зур җитәкче урында эшләүче кешенең юбилеенда башкарачаклар. Аның исеме әлегә сер итеп саклана дип яза газета.

"Бәлки җырның сүзләре аша аның кемлеген танучылар да булыр. Җавапларыгызны комментарий итеп калдырыгыз һәм безнең сайтны күзәтеп барыгыз - "Ирләр" җырының хуҗасын без, һичшиксез, сезгә хәбәр итәрбез", - дип яза басма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев