Covid-19 вакытында Россиядә яшәүчеләр зарарлы ризыкны ешрак ашый башлаган
Коронавирус эпидемиясе аркасында стресс кичерү Россиядә тәмәке тартучылар саны артуга китермәгән.
Үзизоляцияләү вакытында тискәре хис-кичерешләр аркасында Россия халкы тәм-томны һәм зарарлы ризыкны ешрак ашый башлады. Ләкин стресска карамастан, тәмәке тартучылар саны артмады. Бу хакта «Волга» эксперт штабының онлайн-утырышы вакытында Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин сөйләде.
«Стресс аркасында тәмәке тартучылар саны артыр дип борчылган идек. Әмма 2019 елда тәмәке тартучылар 29 процент тәшкил итте, ә быел – 28 процент. Бу күрсәткечләр тотрыклы», – дип сөйләде белгеч.
Аның сүзләренчә, зарарлы ризык ашый башлаулары турында сөйләүчеләр саны арткан. Россиялеләр шулай итеп тискәре хич-кичерешләрне компенсацияләргә тырыша.
Зарарлы ризык өлеше артуга карамастан, порция күләме кимегән, кешеләр даими ашый башлаган, диде белгеч.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев