Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Быел язгы ташуны көтмиләр

Татар Томбарлысы авылында ел саен язгы ташуларга әзерлек чаралары алдан күрелә башлый. Быел да искәрмә түгел. Авылда су басу зонасында якынча 34 йорт.

– Ташу булмас дип уйлыйм, – ди Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова. – Бульдозер ярдәмендә язгы ташу суы агып төшә торган тыкрыкларны эттереп юл ясадык, экскаватор белән су торбаларының юлларын чистарттык. Шулай ук су басу зонасына эләгүче йортларда яшәүчеләр үзләре дә су агу юлларын ясап куйдылар. Бу эш елдагыча башкарыла. Без ул йортларга йөреп белешмәлекләр тараттык, йорт-кураларын иминиятләштерергә киңәш бирдек.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, ташу булган очракта, мәктәп бинасында вакытлыча урнашып тору пункты бар. Авыл халкы бу хакта да хәбәрдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев