Быел 23 февральдә ничек ял итәчәкбез?
Быел бу бәйрәм якшәмбегә туры килә.
Россиядә февраль аенда өч көн рәттән ял булачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәләр.
Быел бу бәйрәм якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә дүшәмбе, 24 февраль өстәмә ял көне булачак.
Шулай итеп Россия халкы февральдә өч көн рәттән — шимбәдән (22 февраль) дүшәмбегә (24 февраль) кадәр ял итәчәк.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/01-02-2020/byel-23-fevrald-nichek-yal-it-ch-kbez-5719537
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев