Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Бердәм Россия» балалы гаиләләргә яңа төрле ярдәм чаралары тәкъдим итте

Күп балалы гаиләләр өчен салымны адымлап киметү мәсьәләсен карарга кирәк, дип саный «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев.

«Бердәм Россия» партиясе балалы гаиләләргә яңа төрле ярдәм чаралары тәкъдим итте. Алар партиянең Дәүләт Думасына сайлаулар программасына кертеләчәк. Инициативаны Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев уздырган «Зур гаилә советы» форумында катнашучылар тәкъдим итте.

Медведев әйтүенчә, күп балалы гаиләләр өчен салымны адымлап киметү мәсьәләсен карарга кирәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нинди гаиләләрне күп балалы дип санауны төбәк хакимиятләре хәзергә кадәр үзләре хәл итә. Бу социаль дисбаланс китереп чыгара. Россиянең бөтен территориясендә күп балалы гаиләләрнең бердәм статусын булдырырга кирәк», — диде ул.

Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова җир урынына акча сертификатлары тапшыру тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Форумда ана капиталы программасын үстерүне дә тәкъдим иттеләр. «Женщина за жизнь» гаиләләргә, әниләргә һәм балаларга ярдәм фонды башлыгы, Мордовиядә «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә җиңгән Наталья Москвитина агымдагы ихтыяҗларны чыгымнар исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары бертуган балаларны теркәлү урынына бәйсез рәвештә, бер мәктәпкә кабул итү инициативасы белән дә чыгыш ясады. Хәзер гамәлдә булган законнар буенча, моның өчен балалар бер торак мәйданында пропискада булырга тиеш. Киресенчә булганда, гаилә белем бирү оешмасына кабул ителүдән мәхрүм калырга мөмкин. Идеяне Мәгариф министрлыгы тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев