Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулының Җиңү солдатлары

2026 ел башына булган мәгълүматка караганда, Россиядә 6 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә. Аларның икесе безнең районда яши – Нургали Мәҗитов һәм Аркадий Брехов.

НУРГАЛИ МӘҖИТОВ

Нургали Нуриман улы Мәҗитов 1925 елның 16 февралендә Исергәп авылында туа. 1943 ел башында фронтка алына. Ул зенит артиллериясенә эләгә. Күп кенә канкойгыч бәрелешләрдә катнаша, шул исәптән Балтыйк диңгезе илләрен азат итүдә. Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршы ала. Биш медаль кавалеры Нургали Мәҗитов өчен хәрби хезмәт төгәлләнми әле. Аны Ерак Көнчыгышка җибәрәләр, ул Маньчжур тауларында күпсанлы бәрелешләрдә катнаша. Нургали Мәҗитов II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан батырлык өчен”, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр, шулай ук Иосиф Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Туган авылына ул 1950 елда гына әйләнеп кайта. Тыныч тормышта, лаеклы ялга чыкканчы, дәүләт банкында хезмәт куя.

 

АРКАДИЙ БРЕХОВ

 

Аркадий Александрович Брехов 1927 елның 25 августында Башкортстанның Караидел районы Байкы авылында туа. 1944 елның 6 ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Иркутск аерым уку полкында укыту уза. 1945 елда эшелоннарда Монголиянең Чиеболсан шәһәренә җибәрелә. Танкка каршы истребительле бригадада разведчик-күзәтүче булып хезмәт итә. Японнар белән сугыш 1945 елның сентябрендә тәмамланса да, Аркадий Александрович 1946 елның мартына кадәр дошман бандаларын юк итү операцияләрендә катнаша, 1948-1951 елларда Чита өлкәсендә 47нче укыту батальонында белем бирә. Аркадий Александрович “Японияне җиңгән өчен”, “Совет Армиясенә һәм флотына 30 ел”, “Жуков” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби хезмәттән соң Уфада бер ел яшәп ала һәм Татарстанга килә, озак еллар 37 ел нефть өлкәсендә хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев