Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылы бала акчасын урлаган

Баулы шәһәре прокуратурасы махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының балигъ булмаган улына каралган акчаларны урлау фактын ачыклаган.

Ведомство мәгълүматы буенча, инвалид яшүсмер 2021 ел ахырыннан махсуслаштырылган интернатта тулысынча дәүләт тәэмин итүендә яши. Суд карары белән ул үз финанслары белән мөстәкыйль идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шуңа да карамастан, 2012 елда ук баланың атасы (һәлак булган сугышчы) белән аерылышкан һәм улын тәрбияләүдә катнашмаган яшүсмернең әнисе балага һәм аның документларына вакытлыча керү мөмкинлеге алган. Интернат персоналын алдап, хатын банкта балигъ булмаган бала исеменә счёт ачкан. Бу счётка әтисенең үлеме белән бәйле бер тапкыр бирелә торган түләү – 600 мең сумнан артык акча – кергән. Һәлак булган хәрбинең элеккеге хатыны бер ай дәвамында әлеге акчаларның шактый өлешен шәхси ихтыяҗларына сарыф иткән, инвалид баласының ихтыяҗларын һәм дәвалануын игътибарсыз калдырган.

Прокуратура балигъ булмаган баланың хокукларын яклаган һәм тикшерү материалларын беренчел тикшерү органнарына җибәргән. Зур күләмдә мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре Баулы шәһәре прокуратурасы контролендә тора.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев