Баулыларга значоклар биреләчәк
ГТО нормативларын үтәгән укучыларга значокларны үзизоляция вакыты тәмамлангач тапшырылачак.
Бу турыда “Хезмәткә дан”га Баулы районы ГТО администраторы Виктория Алексеева хәбәр итте. Значоклар Казанга кайтарылган, алар укучыларга үзизоляция вакыты тәмамлангач тапшырылачак. 2020 елның беренче кварталында ГТО нормаларын үтәүдә 300дән артык баулылы катнашкан. Баулы ГТО нормаларын үтәү буенча районнар рейтингында 29нчы урынны били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев