Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыларга БПЛА операторы ролендә бер ел хезмәт контракты төзергә була

Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә чакыру дәвам итә. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң, хәрби хезмәткәрләр хәрби әзерлек уза, шулай ук “пилотсыз очкычлар операторы” белгечлеге буенча белем ала.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү берничә үзенчәлеккә ия. Контракт бер елга төзелә, шул ук вакытта башка бүлекчәләргә күчерү каралмаган. Бу хакта Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов җентекләп сөйләде.

– Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны җыюны дәвам итә, – дип аңлатты ул. – Беренче чиратта махсус хәрби операция зонасына гражданнарны җыю мәсьәләсе актуаль булып кала. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу буенча иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәләрен комплектлау тора. Пилотсыз очу аппаратлары отрядлары – Кораллы көчләрнең яңа төре. Сугыш үз төзәтмәләрен кертте. Пилотсыз очу аппаратлары отрядларын комплектлауның да үз сайлап алу критерийлары бар. Беренче чиратта анда 35 яшькә кадәрге яшь ир-егетләр алына. Аларның компьютерлар, IT-технологияләр белән эшли белүе хуплана. Бу гаскәрләргә хөкем ителгән һәм сәламәтлекләре буенча тайпылышлы егетләрне алмыйлар.

Татарстанда контрактчыларга түләүләр сизелерлек арткан. 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре буенча, контракт төзергә теләүчеләр 2,9 миллион сумга кадәр алачак.

– Контракт төзегәндә барлык кандидатларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләнә: оборона министрлыгы – 400 мең сум, Татарстан республикасы 2,5 миллион сум түли. Контракт төзегәндә гомуми сумма 2 миллион 900 мең сум тәшкил итәчәк, – дип сөйләде Илшат Халитов. – Минималь хезмәт хакы махсус хәрби операция зонасында 210 мең сумнан башлана. Контракт бер елга төзелә һәм нәкъ менә пилотсыз очу аппаратларында хезмәт итәчәк гражданнар бер елдан контрактны өзәргә һәм хәрби хезмәттән китәргә хокуклы. Аларның контракты вакыты чикле. Оборона министрлыгы белән килешү төзү өчен, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без медицина комиссиясен үткәрәбез, барлык сорауларга да җавап бирәбез. Гражданин пилотсыз очу аппаратлары подразделениесенә җибәрелә, берничә ай укыту уза, ә аннары хезмәт узу өчен Кораллы көчләргә җибәрелә.

Баулы хәрби комиссариатына тәүлек буе эшли торган 5-25-07 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев