Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар Ватан сакчыларына күчтәнәч җибәрә

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Баулы районында төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Татар Томбарлысы мәдәният йортында «Ватан сакчыларына күчтәнәч» акциясе оештырганнар.

Томбарлылар уздырган игелекле акция турында "Баулы-информ" редакциясенә Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева хәбәр итте.

"Авыл советы, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортына җыелып, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга,  госпитальләрдә ятучыларга пирожкилар пешердек", – дип сөйләде Айгөл.

Бу игелекле эшкә авыл халкы да кушылган: сугышчылар өчен өйләрендә пирожкилар пешереп алып килгәннәр. Нурия Арсланова да читтә калмаган: мәдәният йортына фольклор түгәрәгенә килгәндә, табак тутырып пирожкилар алып килгән. Нурия апа өчен "Ватанны саклаучыларга күчтәнәч" акциясе аеруча дулкынландыргыч, чөнки аның улы бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында.

Томбарлылар, Ватан сакчыларына дигән күчтәнәчләрне тартмаларга тутырып, авылдашлары, волонтёр Ринат Нуриевка тапшырганнар. Ул күчтәнәчләрне, баулылар әзерләгән башка гуманитар ярдәм белән бергә, сугышчыларга, госпитальләрдә ятучы хәрбиләргә алып барачак.

Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев