Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар, моторлар гөрелдәвенә әзер булыгыз

Иртәгә, 14 октябрьдә, Баулыда картинг буенча шәһәр беренчелеге ярышлары үткәреләчәк. Ярышлар беренче тапкыр шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә уза.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, картинг ярышлары үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылу турында боерыкны имзалаган. Бу көнне 7-15 сәгатьләрдә Гоголь урамында транспорт хәрәкәте туктатыла.

Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре командалары катнашачак. Баулының “Пегас” картинг клубы да көч сынашачак. Ярышлар сәгать 10да башлана.

Оештыручылар баулыларны һәм шәһәр кунакларын ярышлар вакытында сак булырга: киртәләп алган тасмадан үтмәскә, трассага чит предметлар ташламаска, спорт автомобильләре хәрәкәт иткәндә юл аша чыкмаска, балаларны җитәкләп торырга киңәш итә.

Баулы шәһәренең "Пегас " картинг клубы фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев