Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар – Гомрә хаҗында

Зур хаҗ – иман китерү, намаз, ураза, зәкать белән бергә – Исламның биш баганасының, ягъни мотлак, фарыз гамәлләрнең берсе. Гомрә исә – кече хаҗ, сөннәт гамәл. Бу сәфәргә, Зөлхиҗҗә аенда үтә торган олы хаҗ көннәреннән тыш, ел әйләнәсе барырга мөмкин. Гомрә хаҗында да зур хаҗдагы кебек гыйбадәтләр үтәлә.

“Минем төркемдә 41 кеше, шуларның дүртесе – Баулы кешеләре, – дип хәбәр итте Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Бүгенге көнгә без Гомрә хаҗын үтәдек. Аннары Олы хаҗ үтә торган җирләр буенча экскурсиядә булдык. Аннары тагын бер Гомрә үтибез. Таиб шәһәренә барабыз, кемдер анда мәрхүм булган әти-әнисе өчен Гомрә хаҗын үтәячәкләр. Аннары 8 февраль көнне Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребез мәчетенә барачакбыз. Анда намазлар укыйбыз, шулай ук Мәдинә шәһәрендә Исламның тарихи урыннары буенча  экскурсияләр булачак. Ә 11е көнне, иншаллаһ, өйгә кайтачакбыз”.

“Мин Хаҗ сәфәрендә беренче тапкыр. Мондагы уй- ичерешләрне сүзләр белән генә биреп бетереп булмый, күңелдә аңлатып бетермәслек канәгатьлек хисе, – дип хәбәр язды Исергәп авылыннан хаҗга киткән Сәлия абыстай Мәҗитова. – Барырга дигән теләк һәрчак күңелдә яши иде, Аллаһ Тәгалә менә шушы вакытка насыйп итте. Җитәкчебез Әнвәр хәзрәт булгач, күрше Кызылъяр авылыннан Альберт абый да безнең белән баргач, курыкмыйча ниятләдем инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев