Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулылар Дөньякүләм проектта катнаша ала

2026 елның 1 апреленнән XXXV Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана.

“Әдәби марафон” – татар телендәге дөньякүләм әдәби проект. Аңа китап укырга яратучылар, социаль челтәрләрне татарча язмалар белән баетырга һәм фикердәшләр табарга теләүчеләр кушыла ала.

Проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан бирле квартал саен үткәрелә. 2026 елның 1 апреленнән XXXV “Әдәби марафон” проекты башлана. Анда катнашу өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon
  2. Яңа сезон Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз:

https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024

  1. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция – http://tat-i.net/tt/node/12

4. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз (баулылар Рима Яруллинаны яки Флүзә Исмәгыйлованы сайлый ала).

5. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган игълан астында комментарийларда, катнашуыгызны белдереп, 1 апрель 23:30 сәгатькә кадәр, «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын (Рима Яруллина – 9, Флүзә Исмәгыйлова – 63), исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Мисал: + 9 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Баулы районы яки +63 Зөлфия Галиева 56 яшь ТР Баулы районы.

6. 21 көн дәвамында (1-21 апрельдә) татар телендә әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп, #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2026 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды), әсәр исеме/авторы хэштеглары белән “ВКонтакте” (vk.com) социаль челтәрендә үз сәхифәгездә урнаштырып барыгыз (оештыру комитеты апрель аенда быел юбилее/түгәрәк датасы билгеләп үтелгән язучыларның әсәрләрен укырга тәкъдим итә).

Баулы районыннан бу проектка кушылучылар әлегә аз. Аларның санын арттыру, якташларын китап укырга җәлеп итү өчен әйдаман Рима Яруллина күп көч куя.

“Баулылар кайсы әйдаманны сайласа да, Баулы районы марафончысы була, – дип хәбәр итте Рима Яруллина. –
Әдәби марафон бездән башка да дәвам итә ул, Баулы катнашмаса да.
Ләкин, минем эч поша. Баулылар артта калмасын, милли проектларда катнашсын дип тырышкан булам инде. Ә мине хуплау – сездән, баулылар!”

Әдәби марафонда инде күп еллар дәвамында катнашучы райондашларыбыз да бар.

Минем өчен туган тел зур энергия чыганагы. Татарча язганда, укыганда мин үземә көч җыям, җаным ял итә. “Әдәби марафон” проекты миңа үз-үземне яхшырак аңларга һәм телебезнең матурлыгын тоярга ярдәм итә. Мин монда күңелем кушканга катнашам. Туган тел ул минем эчке дөньям һәм мин бу сайлавым белән бәхетле”, – дип уртаклашты үзе дә шигырьләр иҗат итүче шәһәрдәшебез Алсу Васикова.

“Ә мин үзем укыган китапларны башкаларга да укытасым килеп катнашам, – ди Роза Шәфигуллина. – Мин яратып укыган китапның, караган яхшы киноларның кыскача эчтәлеген сөйләргә яратам, тыңлаучы булса. Тик бик тыңлый белүче сирәк. Мин бик эмоциональ кеше, шул дөньяда яшәп алам”.

Фото: “Әдәби марафон” проектының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев