Баулылар, “Дембель альбомы ” конкурсында катнашыгыз!
Баулы-информ” мультимедия редакциясе Ватанны саклаучылар көне уңаеннан игълан иткән “Дембель альбомы ” конкурсына фотолар кабул итү иртәгә төгәлләнә.
Конкурска ир-егетләрнең армиядә хезмәт иткәндә төшкән фотолары кабул ителә. Конкурста катнашучының исем-фамилиясен, кайда һәм кайсы елларда хезмәт итүен күрсәтү зарур.
Фотосурәтләрне
- slava_trudu@bk.ru электрон почтасына
- ВКонтакте социаль челтәрендәге “Бавлы-информ” төркеменә хәбәр итеп юллагыз.
Фотосурәтләр 18 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашучылар өчен 19-21 февральдә “Хезмәткә дан” сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак. Җиңүче 21 февральдә 20 сәгатьтә игълан ителәчәк.
Бәйге җиңүчесе 22 февральдә редакциядә бүләкләнәчәк.
Җиңүчегә “ У Мхитара ” чәчәкләр кибетеннән бүләк тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев