Баулылар бәрәңге отты
Бүген 2021 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылган абунәчеләр арасында бүләк уйнату булды. Ун бәхетле баулылы берәр капчык тәмле бәрәңге оттылар.
Баулыда яшәүче 82 яшьлек Асия Халикова бәрәңге отуына бик куанган. “Мин бәрәңге уйнатасыларын ишеткәч тә, бик шатландым. “Хезмәткә дан” редакциясе никадәр кешегә яхшы бүләк өләшә, дип күршеләремә дә әйттем. Үзем отармын дип уйламаган идем. Бик шатландым, отканымны белгәч. Үзебез дә бәрәңге үстерәбез, ләкин узган көздә уңыш бик күп булмаган иде. Болай булгач, бәрәңге киләсе уңышка кадәр ашарга да җитәр, орлыкка да”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Асия апа.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев