Баулының балалар китапханәсендә Тукайны данлыкладылар (фото+видео)
Бүген 4нче санлы гимназия укучылары балалар үзәк китапханәсендә кунакта булдылар. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханә хезмәткәрләре мавыктыргыч чара уздырдылар.
Кечкенә Апуш, ягъни Габдулла Тукайның гомер юлы, аның иҗаты турында балаларга үзәк китапханә хезмәткәре Гүзәлия Биктимерова сөйләде. Чарада татар әдәбиятының алтын мирасы булган Тукай шигырьләре яңгырады. Балалар яратып укый торган "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык", "Су анасы" әкиятләре укылып, алар буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев