Баулыда әниләр көненә багышланган ярминкә узды
Узган шимбәдә Баулы Агропаркында авыл хуҗалыгын ярминкәсе үтте.Әниләр көненә багыланган ярминкәдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре конөерт куйды. Агропарта иртән үк кеше күп иде.Ит сатучылар янында аеруча җанлылык сизелде.Биредә сыер итен килограммын 280 сумнан саттылар.Башка төр авыл хуалыгы продукциясе бәяләре түбәнрәк: бройлер ите - килограммы 220 сум,каз - 400...
Узган шимбәдә Баулы Агропаркында авыл хуҗалыгын ярминкәсе үтте.Әниләр көненә багыланган ярминкәдә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре конөерт куйды.
Агропарта иртән үк кеше күп иде.Ит сатучылар янында аеруча җанлылык сизелде.Биредә сыер итен килограммын 280 сумнан саттылар.Башка төр авыл хуалыгы продукциясе бәяләре түбәнрәк: бройлер ите - килограммы 220 сум,каз - 400 сум,үрдәк - 350, күркә 330 сум тәкъдим ителде.
Сөт продукциясе дә яхшы сатылды. Ярты литрлы банкадагы каймак - 150 сум,литр ярым сөт - 70 сум, атланмай 400 сум торды.
Авыл хезмәтчәннәре шәhәрлеләргә яшелчәләрен дә алып килде. Кәбестәнең килограммы - 10 сум булса, бәрәңге - 20 сум,суган - 14 сум.Сатуда ашлык та бар иде. Илле килограммлы капчыктагы бодайны - 350, солоны 200 сумнан алып булды.
Фоминовкадан килгән Андрей Фонаков хуҗалыгында йөздән артык умарта бар.Ул ярминкәндә атна саен катнаша.Өч литрлы банкалагы балны - 1000 сумнан,100 грамм подморны - 250 сумнан,бер грамм бал икмәген -бер сумнан,кәрәзле балның бер рамын 500 сумнан сатты.
Ярминкәдә, азык-төлектән тыш, башка товарлар да сатылды.Мәсәлән, ир-ат итеге-1500 сум, хатын-кыз итеге 1200 сум торды.
73 яшьлек Миргасим Галәүв мунча себеркесе (60 сум),тавык hәм каз оялары (250 сум) белән сәүдә итте.Ул үзе әзерләгән товарланы сатарга атна саен чыга.
- Бер тавык оясы алдан әзерләнгән чыбыклардан биш сәгатькә якын үрәм, - ди ул. - Пенсионер өчен бер шөгыль бу. Кул кушырып утырасы килми бит. Ярминкәгә чыгар өчен шимбәне түземсезлек белән көтәм.
Баулыдагы пенсионер Сәрия Салихова да ярминкәне көтеп ала.
- Бүген шундый матур бәйрәм.Чөнки әни - дөньядагы иң кадерле кеше. "Җәннәт әниләрнең аяк астында'', дип юкка гына әйтмиләрдер, - ди ул .- Бүгенге ярминкәгә килгәндә, ассортимент бик бай иде.Җаның теләгәнне табарга мөмкин иде.
Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, автовокзалдан Агропаркка бушлай автобус йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев