Баулыда чәчне ярты бәягә кистерергә була
1-10 декабрьдә Баулы районында инвалидлар декадасы уза.
Баулы муниципаль районы сайты хәбәр иткәнчә, инвалидлар декадасы кысаларында түбәндәге чәчтарашханәләрдә, инвалидлык турында таныклык күрсәткәндә, 50 процент ташлама бирелә: "Шарм" (Горький урамы, 3), "Айлита" (Ваһапов урамы, 5 46А), "Чулпан" (Октябрь мәйданы, 14), "Грааль" (Сәйдәшев урамы, 23).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев