Баулы районыда автомобильгә ут капкан
Казан - Оренбург автоюлының 398нче чакрымында (Баулы районында) савыт-саба төягән зур йөк машинасы яна башлаган.
30 ноябрьдә 5.43 сәгатьтә кичектергесез ярдәм хезмәте бердәм номерына автомобиль януы турында хәбәр кергән. Янгынны сүндерүгә "Новозареченск" аерым посты янгын сүндерүчеләре барган. Алар посттан автомобильгә кадәр 10 чакрым юл үткән, иртәнге сәгать алтыга утны сүндергән.
Автомобиль януның башлангыч сәбәбе - транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев