Баулы авыл хезмәтчәннәрен зурладылар
Кичә 15 кешедән торган Баулы делегациясе Казан шәһәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада катнашты.
Тармак алдынгыларын республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Бәйрәмгә комбайнчылар Алексей Вотчинников ("Хаҗиев" КФХ), Артём Можгин ("Николашкино" ЧҖҖ), савымчылар Наталья Алатырева ("Миңнуллин" КФХ), Гөлсем Юлдашева ("Берлек" ЧҖҖ) кебек авыл хуҗалыгы производствосы алдынгылары барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев