Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыга иң көчле яшь көрәшчеләр җыелды

Баулы шәһәренең “Нефтьче” спорт сараенда “Яшь батырлар” бәйгесе республика фестивален ачу тантанасы һәм финалга сайлап алу ярышлары булды. Анда Арча, Әлмәт, Балтач, Баулы, Лаеш, Нурлат районнары, Казан, Яр Чаллы һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәре көрәшчеләре бил алышты. Бәйге Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде.

“Яшь батырлар” бәйгесен ачу тантанасында Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Татарстан көрәш федерациясе башлыгы Марсель Таһиров, Баулы районы көрәш федерациясе җитәкчесе Риф Васиков, ярышларның баш хөкемдары Равил Мөхәммәтҗанов, чараны оештыручы якташыбыз, Татарстанның халык артисты, татарча көрәш буенча спорт остасы Вил Усманов катнашты.

“Бәйгедә җиңүче берәү генә булса да, минемчә, көрәш келәменә бил алышарга чыккан һәр спортчы җиңүче ул, – дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан көрәш федерациясе башлыгы Марсель Таһиров. – Тиздән Сабан туйлары җитә, бәйрәмнәрдә җәрәхәтләр алмыйча гына көрәшүегезне теләп калам”.

Баулыдагы көрәш ярышы милли бәйрәмебезгә үзенә күрә җитди әзерлек кебек булды. Ике келәмдә узган сайлап алу этабында иң-иңнәр – 63 яшь көрәшче – бил алышты.

“Бүгенге бәйгедә Татарстан көрәш  федерациясе рейтингы буенча иң  көчле дип саналган спортчылар җыелды. Алар арасында Татарстан, Россия беренчелекләре чемпионнары да бар”, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Равил Мөхәммәтҗанов. 

Сайлап алу этабында Арча, Балтач, Әлмәт, Баулы, Лаеш районнары, Казан шәһәренең Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары,  Казан шәһәренең “Зилант” спорт клубы, Яр Чаллы шәһәре һәм Нурлат, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәре көрәшчеләре катнашты. Көрәш ике келәмдә барды, яшь спортчылар өч яшь төркемендә (2011-2012, 2009-2010, 2008 елгылар), 11 авырлык категориясендә бил алыштылар.

Ярышлар бик мавыктыргыч узды – җиңү һәм җиңелүләр дә, күз яшьләре дә, җәрәхәтләр дә булды – табиблар кизү торды. Ата-аналар һәм тренерлар барыннан да бигрәк борчылганнардыр, мөгаен. Гөлназ Газымова да уллары Айзат белән Азамат өчен ут йотып утырды.

“Үзем аларга караганда да ныграк борчылам, травма ала күрмәсеннәр дим. Күптән шөгыльләнгәч, алар җиде яшьтән бирле көрәш белән мавыгалар, җиңсеннәр дип тә теләп утырабыз”, – ди ул.

Яшь спортчыларның әбиләре Алия Газымова борчыла да, алар белән горурлана да.

 “Оныкларымның җиңүләрен күрү искиткеч күңелле. Гомер буе менә шулай көрәш караганда борчылып утырдым инде мин, башта бабайлары Гайсә, аннары әтиләре Илүс өчен, алар  гел көрәштеләр. Хәзер оныкларыбыз шул традицияне дәвам итәләр, җиңәргә тырышып, үҗәтләнеп көрәшәләр, безнең горурлыгыбыз алар. Бүген ярты йөрәгем бетте, иң көчле спортчылар килгән бит, күбесе спорт мастерлыгына кандидатлар”.

Шундый көчле спортчыларның берсе Балтач командасыннан 17 яшьлек Аяз Хәйретдинов та көрәшчеләр нәселеннән, бу спорт төре белән балалар бакчасыннан бирле мавыга. Уңышлары да шактый, ул – көрәш буенча Татарстан, Россия беренчелекләре чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат. Аязның әтисе Айдар – көрәш буенча дөнья чемпионы, аның энесе Ринат Хәйретдинов – көрәш тренеры, Аяз да аның кул астында шөгыльләнә.

– Күп ярышта катнашсам да, бүген бераз борчылам, чөнки монда иң-иңнәр җыелган. Һәр ярышта аз гына мандраж була инде ул, – ди егет.

Аязның көндәше – Баулы командасыннан Азамат Габдурахмановның әнисе дә улы өчен җан атарга килгән.

“Бакча эшләре өелеп торса да, ярыш карарга килдем буген. Тик улым җанатар булып баруымны бик яратып бетерми: “Син булганда  кыенрак була”, – дип аңлата. 10 яшеннән көрәшсә дә, һәр турнир алдыннан,  әни буларак, бик  дулкынланам, билгеле. Җиңүләренә сөенү күңелле, травмалар гына булмасын, – ди Гөлнара Габдурахманова. – Бәйгене оештыручыларга  зур рәхмәт, бик күңелле спорт бәйрәме, рәхәтләнеп карыйбыз, тырышып, көч биреп утырабыз”.

Баулы данын 2нче спорт мәктәбе тренеры Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә шөгыльләнүче 11 яшүсмер яклады.

– Көндәшләр көчле, мәсәлән, Арча командасындагы 11 көрәшченең 7се – республика беренчелеге чемпионнары, – дип билгеләп үтте тренер. – Шулай да баулыларның финалга узу мөмкинчелекләре бар. Чама белән дүрт авырлык категориясендә булыр, дип өметләнәм”.

Тренерның өмете акланды – алты шәкерте финалга узды – Камил Ганиев, Артём Заврикиди, Айзат Газымов, Ислам Ганиев, Рамазан Мөхәммәтгәрәев һәм Илдар Низамов.

Фото: Ләйсән Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев