Баулыдагы балалар бакчасы грант откан
7нче санлы «Колокольчик» балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты алуга конкурста җиңүче булды.
Конкурста 82 мәктәпкәчә учреждение катнашкан, аларның утызы җиңүче дип табылган. Җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү 27 июнь көнне Кукмара шәһәрендә үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе секциясе утырышында булган. Грантның суммасы 500 мең сум һәм аны мәктәпкәчә төркемнәрдәге балаларны предмет-тирәлек мохиткә яраклашып яшәргә өйрәтүгә һәм педагогик коллективның һөнәри үсешен тәэмин итүгә юнәлтергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев