Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда "Укучының мәдәни көндәлеге" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

Үзәк балалар китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү булды.

“Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә 5нче мәктәптән Анастасия Коновалова, 2нче мәктәптән Марат Гыйләҗев, 7нче мәктәптән Тимур Әсәдуллин, 1нче мәктәптән Алиса Хәертдинова җиңүче булдылар.

Проектның иң актив катнашучысы дип Никита Кузнецов танылды.

«Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә җиңүче булып Регина Әсәдуллина табылды. 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарын һәм бүләкләрен Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәхриева тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев