Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда прививка ясауның яңа пункты ачыла

Коронавируска каршы прививканы хәзер кичен дә ясатырга мөмкин булачак.

26 майда  Баулы район үзәк хастаханәсендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау буенча өстәмә кабинет ачыла. “Баулы-информ”га бу хакта медучреждение баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.

Пункт район хастаханәсенең 306нчы кабинетында эш көннәрендә 17-19 сәгатьләрдә эшләячәк.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, прививка ясатыр өчен, паспорт, СНИЛС, ОМС полисы булу зарур.

Ковидка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә, авыл ФАПларында, “Ватан” өстәмә пунктында (9-12 сәгатьләрдә) да ясатырга мөмкин. Коллектив вакцинация ясау кирәк булса, медиклар предприятиеләргә дә бара.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев