Баулыда пневмония белән авыручылар күп
Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматына караганда, пандемия башланганнан бирле, районда яңа коронавирус инфекциясе белән 120 кеше авырган, шул исәптән 2020 елда – 19 очрак, агымдагы елда – 101
Соңгы атнада коронавирус йоктыруның тагын бер яңа очрагы теркәлгән, ул Баулының провизор госпиталендә дәвалана. Аның белән элемтәдә булучылар ачыкланмаган.
26 июльдән 1 августка кадәр пневмония белән авыруның 25 очрагы теркәлгән, 2-8 августта – 35, 9-15 августта – 34 очрак. Авыручыларның барысы да – өлкәннәр. Шулай ук 1-16 августта 15 кешегә ОРВИ диагнозы куелган.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев