Баулыда “Кәгазь бумы”
Баулы районында макулатура җыю бәйгесе игълан ителде.
“Кәгазь бумы” мәгълүмат-агарту проектын тормышка ашыру кысаларында, безнең районда 2018 елның 25 октябренә кадәр урта гомуми белем учреждениеләре һәм аграр көллият студентлары арасында макулатура җыю бәйгесе игълан ителде. Укучыларга шул вакыт эчендә макулатура җыеп тапшырырга кирәк. Бердәм макулатура җыю көне – 25 октябрь. Бу көнне волонтёрлар, “БлагоДарение” хәйрия фонды хезмәткәрләре макулатура җыю пунктлары оештырачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев