Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулыда кем бүләк алачак?

Һәр бала яңа ел бүләге турында хыяллана. Аларны балаларга туганнары гына түгел, район җитәкчелеге дә ясаячак.

Бүләкләр сатып алу өчен җирле бюджеттан 630 мең сум акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 3500 бүләк сатып алынган. Район мәгариф бүлеге баш белгече Лилия Бәдретдинова әйтүенчә, быел Баулы районы балалар бакчаларында тәрбияләнүче 1527 бала татлы бүләкләр алачак. Аларны Чыршы бәйрәме вакытында тапшыралар. Шулай ук 1772 башлангыч сыйныф укучысы баллы презентлар алачак.  Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр хәлдә калган балаларга да бүләк таратачаклар.

Чыганак: https://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1895214.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев