Баулыда яңа маршрут эшли башлый
2026 елның 20 августында Баулы районында “Лениногорск – Бөгелмә – Баулы” автобус маршруты сафка баса. Карар район администрациясе тарафыннан әлеге юнәлештә оешкан рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу булмау белән очрашкан күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча кабул ителгән.
Рейслар көнгә өч тапкыр – иртән, көндез һәм кич – булачак. Пассажирларны утырту һәм төшерү Баулы шәһәре автовокзалы территориясендә башкарылачак. Пассажирлар йөртүче предприятие – “Әлмәт ПОПАТ” җәмгыяте.
Агымдагы елның август-сентябрь айларында яңа маршрутның кирәклегенә анализ ясалачак. Рейсларның саклануы аларның тулу-тулмавы белән бәйле булачак. Шуңа бәйле рәвештә район администрациясе халыкны, бигрәк тә студентларны, Лениногорскига барганда автобустан актив файдаланырга чакыра.
Автобус рейсларының төгәл расписаниесе район массакүләм мәгълүмат чараларында өстәмә рәвештә бастырылачак. Яңа маршрут эшенә кагылышлы барлык сорауларга җавапларны 8 (85569) 6-07-14 телефоны аша алырга мөмкин.
Фото: Мария Кандаурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев