Баулыда фейерверклар өчен урыннар билгеләнде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 декабрендәге 1062 номерлы карары белән һәм Яңа ел бәйрәм чараларының, гражданнарның гомеренең һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затларның, дәүләт яисә муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк.
Янгынга каршы махсус режим чорында 1-3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, шапылдаклардан тыш) түбәндәге территорияләрдә файдалану тыела: сәнәгать, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы янында (алардан ераклык 500 метр булырга тиеш), шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган урыннар янында, алардан ераклык кимендә 50 метр булу зарур.
Баулы шәһәрендә Яңа ел төнендә салют һәм фейерверклар җибәрү рөхсәт ителә:
1. Беренче май һәм Мир урамнары чатында;
2. "Нефтьче" үзәк паркы (бассейн касәсе);
3. С.Сәйдәшев урамындагы Ипподром.
Баулы шәһәрендә пиротехник эшләнмәләр куллану мәйданчыгына таләпләр: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1889888.htm
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев