Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы укучысы Халыкара әдәби бәйгедә җиңгән

«Җәлил укулары» VII Халыкара әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Җиңүчеләр арасында Баулы районы укучысы да бар.

“Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәгариф һәм фән, мәдәният министрлыклары, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее оештыра.

Бәйгенең нәтиҗәләре турында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Баулы районы бүлекчәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге “Баулы татарлары” берләшмәсендә хәбәр ителде. Быел бәйгедә Россиянең 25 регионыннан һәм чит илләрдән 40 мең кеше катнашкан. Шуларның 600е финалга узган. 107 катнашучы җиңүче һәм бүләкләнүче дип табылган. Алар арасында Баулы укучысы Тимур Әсәдуллин да бар. Ул “Писатели-фронтовики” номинациясендә беренче урын яулаган. 

Шуны билгеләп үтү урынлы булыр: Тимур “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесендә инде өченче тапкыр җиңүчеләр исемлегенә керде. Берничә ел элек ул өченче һәм икенче урыннарга ирешкән иде.

Тимур Әсәдуллин укучылар йортының “Большая перемена” театр берләшмәсенә йөри, укытучысы Алсу Сәетова җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Сәләтле шәһәрдәшебез февраль аенда Казанда бәйгенең гала-концертында катнашачак. Уңышлар телибез!

Фото: Укучылар йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев