Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы укучылары – республика проекты җиңүчеләре

Казанның “Әкият” курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булган.

Проектта җиңгән 216 укучы һәм 53 ата-ана арасында баулылар да бар.

Алар – “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә җиңгән Артур Гыйләҗев, Рафис Сәйфуллин, Никита Кузнецов, Тимур Әсәдуллин һәм “Иң мәдәни ата-ана” номинациясендә җиңгән Ләйлә Сәйфуллина.

Җиңүчеләр өчен театр фойесында анимацион программа оештырылган. Бәйрәм “Сказка о царе Салтане” спектаклен карау белән дәвам иткән.

Проект 2014 елдан бирле, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында. ТР мәдәният министрлыгы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев