Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы сугышчыларының әниләрен хөрмәтлиләр

Татар Томбарлысы китапханәсендә «Әниләргә мәдхия» исемле бәйрәм кичәсе үткәрелгән. Чарага көчле рухлы, батыр, кыю уллар үстергән аналар чакырылган.

"Бу очрашуны, авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева белән, 8 Март алдыннан әниләрдә аз гына булса да бәйрәм кәефе булдыру, аларга күңел җылыбызны бирү максатыннан үткәрдек", – дип хәбәр итте Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова.

Бүгенге көндә авылдан алты егет махсус хәрбия операциядә катнаша, илебез иминлеген саклыйлар. Бишесенең әнисе китапханәдә үткәрелгән чарага килгән. Алтынчы егетнең әнисе хәзерге вакытта  Бөгелмәдә яши.

Эльвира Әхмәтҗанова әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаган, кыю һәм батыр уллар үстергәннәре өчен, аларга рәхмәт әйткән һәм әниләр турында үзе язган шигырьне укыган.

"Кадерле хатын-кызларга, хөрмәткә лаек аналарга игътибар йөзеннән, йөрәк түрләребездән чыкан изге теләкләрне дә җиткердек, – дип уртаклашты китапханәче. – Аларның батыр уллары – бүгенге көн геройлары! Без алар белән горуланабыз, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез".

Айгөл Нәүрүзбаева мәдәният йорты фойесында сугышчыларга багышланган стендлар белән таныштырган. Әниләр улларына шулай игътибар күрсәтүләре өчен сөенгәннәр.

Айгөл Нәүрүзбаева махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю турында да сөйләгән. Томбарлылар исемле посылкалар да әзерләп җибәрәләр, моның өчен җыелган акчаны, тигез итеп, алтыга бүләләр.

"Исемле посылкаларга сугышчыларга аеруча кирәкле әйберләр, күчтәнәчләр тутырабыз. Мондый посылкалар барып җитми торган авылдашларыбызга ярдәмне акчалата җибәрәбез", – дип билгеләп үтте Эльвира Әхмәтҗанова.

Кичәдә, әниләргә биремнәр биреп, уеннар да уйнатканнар, район газетасында хәрбиләр турында язылган мәкаләләр белән таныштырганнар. Әниләр бәйрәм өчен махсус ясалган фоторамка белән фотога төшкәннәр.
Чара чәй өстәле артында, җылы мохиттә узган. Әниләр дә күчтәнәчләр белән килгәннәр.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев