Баулы шәһәре урамнарына меңләгән чәчәк утыртачаклар
Быелгы көздә урамнарга меңнән артык чәчәк утыртылачак – алар, нигездә, төрле төстәге лалә чәчәкләре. Яз көне алар шәһәребезне бизәп торачак.
Төзекләндерү идарәсенең яшелләндерү бригадасы хәзерге вакытта киләсе сезонга чәчәклекләр формалаштыру белән мәшгуль: чәчәк атып беткән үсемлекләрне алып, туфракны әзерлиләр, күпьеллык үсемлекләр утырталар. Шәһәрдә төрле формада һәм размердагы барлыгы 45 чәчәклек исәпләнә.
Лалә чәчәкләренә аеруча игътибар бирелә: үсенте яхшы кышласын һәм май аенда шәһәрлеләрне сөендерсен өчен, аны каплап куячаклар. Башка төр чәчәкләрне яңа сезонга җентекләп әзерләү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев