Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Баулы Сабан туена әзерләнә

12-13 июнь көннәре Сабан туен бәйрәм итәчәкбез. Күптән көтелгән бәйрәмгә авыл җирлекләрендә һәм Баулыда әзерлек чаралары башланды.

Сабантуй булачак мәйдан тирәсендә җиңелчә генә буяу һәм яңа киселгән агач исе таралган. Кайдадыр кадак каккан, шөреп борган тавышлар ишетелеп тора.

“Сабан туе үтәчәк мәйданны төрле оешмалар ярдәме белән яңартабыз, – дип аңлатты безгә башкарма комитет аппаратының эшләр идарәчесе Хәким Мөгыйнов. – Һәр оешма үзенә билгеләнгән мәйданчыкта эшен башкара. Быелгы яңартуларга килгәндә, мәйдан тирәли утыргычлар яңа булачак, бәйрәм булачак мәйданны тулысынча агач ихата белән әйләндереп алуны күздә тотабыз. Моның өчен баганалыклар һәм такталар китерелде. Мәйдан сәхнәсенә караган төп трибунаны да профнастил белән яңартачакбыз. Шулай ук бүләкләр әзерләнә. Сабан туен үткәрер өчен барлыгы ике миллион тирәсе акча тотылачак.”

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев