Баулы районында ветеранны юбилее белән котладылар
Татар Кандызы авылында яшәүче Мөршидә Дәүләтбай кызы Вәлиуллина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәне Мөршидә апа күп еллар «Южный» совхозында эшләгән.
Тормыш иптәше белән бергә алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран 14 оныгы, 9 оныкчыгы хөрмәтен тоеп яши.
Район җитәкчелеге исеменнән гомер бәйрәме белән Мөршидә апаны Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин тәбрикләде, ветеранга ил башлыгы котлау открыткасын, шулай ук бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев