Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районының Шәмәй авылында су мәсьәләсе хәл ителә

Шәмәй авылында “Авылда су белән тәэмин итү” республика программасы буенча суүткәргеч системасын реконструкцияләү башланды

2,2 чакрым озынлыктагы яңа суүткәргеч киләчәктә Шәмәй авылы халкын су белән өзлексез тәэмин итәргә һәм әлеге торак пунктта су проблемасын хәл итәргә тиеш. Суүткәргеч төзүгә республика бюджетыннан 4,2 миллион сум бирелгән.

Суүткәргеч төзү белән Казан подрядчы оешмасы шөгыльләнә. Миңнегол су саклагычыннан Шәмәй авылына суүткәргечне кыр аша сузарга туры килгәнлектән, төзүчеләр чәчүгә кадәр үк эшли башлаганнар. Хәзерге вакытта кырдагы эшләр төгәлләнгән, анда инде чәчү эшләрен башларга мөмкин, ә төзелеш техникасы һәм эшчеләр бригадасы авыл урамында эшли.

Авыл халкы төзелешне дулкынланып күзәтә, эш барышы белән кызыксына, технология үтәлеше дә игътибар үзәгендә. Берникадәр ышанычсызлык күрсәтү аңлашыла да: берничә ел элек икенче бер подрядчы оешма авылны Миңнегол су саклагычына тоташтыру өчен суүткәргеч төзегән иде, тик берникадәр вакыт узуга, эшләр намуссыз рәвештә башкарылуы ачыкланды. Сыйфатсыз торба чыдамады, авыл халкының сөенече озакка бармады. “Водоканал” хезмәткәрләре әлеге торбаларны мөмкин булган кадәр реанимацияләделәр, тик суны күбрәк басым белән бирсәләр, алар чыдамый. Су урамның яртысына кадәр генә күтәрелә.

– Хәзер эшли торган подрядчыларның техникалары заманча, яхшы. Торбалары да сыйфатлы, – ди авылның иң өлкән ир-аты Фәрит Гыймаев. – Мин пенсиядә, вакытым җитәрлек, шуңа күрә эш барышын күзәтеп торам. Су белән тәэмин итү системасында су циркуляцияләнәчәк, бу яхшы.

Шушы көннәрдә авылда халык тәкъдиме белән җыелыш булды. Үзизоляция режимын исәпкә алып, аны урамда, дистанция саклап, үткәрделәр.

– Вирус чисталыктан курка, шуңа күрә су белән тәэмин итүнең яңа системасына тоташу мәсьәләсен кичектерергә ярамый, – дигән сүз яңгырады очрашу вакытында.

Авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалтдинов авыл халкы белән очрашуга подрядчыларны һәм “Водоканал” предприятиесе вәкилләрен дә чакырган. Киләчәктә объектка әлеге предприятие хезмәт күрсәтәчәк. Белгечләр урамнарда суүткәргеч ничек сузылачагын күрсәтеп аңлаттылар, нинди камыт, торба, исәпләү приборы сатып алырга кирәклеге турында сөйләделәр. Күпләр үзизоляция вакытында шәһәрдән тимер-бетон коеларны алып кайту кыен булуы турында борчылуларын белдерделәр. Һәр йорт каршында шундый кое торырга тиеш. Җирлек башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев